Үз көенә ашыкмыйча гына
Яуды яңгыр,яуды сеңдереп.
Күрче әнә,җирем дымлы булды-
Бетә алмый күңел сөенеп.
Яуды яңгыр тамырларга үтеп.
Әле бәлки тагын өстәлер.
Көзләр җиткәч җирдә тир түккәннең
Мул ризыклы булыр өстәле.
Яуды яңгыр саранланмый гына.
Яуды яңгыр кичтән таңгача.
Артып тора көндә матурлыклар-
Әйтерсең лә яз бер тамаша.
Яуды яңгыр,аның шифасыннан
Иркен сулап куйды җирем дә.
Язда шул ул бер дә артык түгел,
Явар әле бәлки бүген дә.
Напишите ответ или комментарий